Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе бүлекчәләренең берсен Спорт медицинасы фәнни-тикшеренү институтына үзгәртергә җыена. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында академия ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.
"Уку-укыту бүлекчәсен Медицина һәм спорт фәнни-тикшеренү институтына үзгәртү – элмә такталарны алыштыру гына түгел, без бөтен ил буенча белгечләр белән сөйләшүләр уздырдык», — диде Борһанов.
Галимнәр белән эшне академия җитәкчелеге, белгечләр куелган бурычларны хәл итү өстендә бергәләп эшләсен һәм бер-берсе белән, шул исәптән читтә дә хезмәттәшлек итә алсын өчен, челтәрле форматта оештырачак.
«Без уку үзәген ил һәм дөнья галимнәре белән хезмәттәшлек итү белән ныгытачакбыз. Ә аннары инде оештыру дәрәҗәсендә аны фәнни-тикшеренү институтына әверелдерәбез", — дип билгеләп үтте ректор вазыйфаларын башкаручы.
Вузны үзгәртеп коруны ел дәвамында үткәрергә планлаштыралар, аерым алганда, моны РФ Спорт министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыру күз уңында тотыла.
Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МАның YouTube каналында да күрергә мөмкин.
«Андрей Кузьмиг белән галстуксыз әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.