Казанның Киров районында яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Казанның Киров районындагы Пилот урамында 101 нче номерлы «Мин үзем» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Бу шәһәрдә сан буенча алтынчы полилингваль мәктәпкәчә учреждение. Биредә балалар заманча интерактив җиһазлар ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәчәкләр, робототехниканы үзләштерәчәкләр һәм мультфильмнар ясаячаклар, шулай ук уен формасында чүп-чарны аерырга өйрәнәчәкләр.

Балалар бакчасы төзелеше бер ел элек башланган иде. 340 урынлы мәктәпкәчә учреждениедә 18 төркем эшләячәк, шуларның 10-сы яслеләр, ә икесе аутистик спектр бозылу һәм психик үсешнең тоткарлыгы булган балалар өчен каралган. Садик тест режимында беренче тәрбияләнүчеләрне кабул итә, ә иртәгедән тулы куәтенә эшли башлаячак.

Холлда экраннар урнаштырылган, анда ата-аналар балаларның көнлек менюсы белән таныша алачак. «Без шулай ук пешекчеләрнең ризык әзерләүен реаль вакыт режимында күрсәтергә планлаштырабыз. Бездә гомер буе мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләгән белгечләр эшли – алар балаларны ничек дөрес һәм тәмле ашатырга икәнен белә», – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева.

Телләрне балалар махсус дәресләрдә генә түгел, ә инженерлык белеме дәресләрендә дә үзләштерәчәкләр, аларда балалар робототехника, мультистудия һәм математика өйрәнәчәкләр.

Бакча штатында барлыгы уртача яше 35 яшьтә булган 42 хезмәткәр. Барлык тәрбиячеләр дә югары белемле, ә аларның 60%ы рус һәм татар телләреннән тыш инглиз телен дә белә. Балаларны дүрт ел элек Лилия Галиева җитәкчелегендә аның элеккеге эш урынында, 81 нче номерлы балалар бакчасында, эшләнгән авторлык методикасы буенча укытачаклар. Барлык тәрбиячеләр әлеге методика буенча укулар үттеләр. Балалар бакчасыннан чыгарылышта нәниләр инглиз һәм татар телләрендә кимендә 500 сүз беләчәкләр.

Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, телләрне өйрәнү өчен лингафон кабинет, методик кабинет, логопед һәм психолог кабинетлары, татар теле класслары, универсаль сыйныфлар, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу урыны, ә учреждение территориясендә спорт-уен мәйданчыклары җиһазландырылган.

«Мин үзем» балалар бакчасы шәһәрнең өч мәктәпкәчә учреждениесенең берсенә әверелде, анда Россиядә тиңе булмаган чүп-чар җыю проекты кертеләчәк.  Бу Россиядә уникаль күренеш.

Хәзер махсус контейнерлар шәһәрнең һәр мәктәбендә урнаштырылган. Хәзер  шул ук эшне барлык балалар бакчаларында да оештырыру күз уңында тотыла. Казан подрядчысы калдыкларны аерым җыю өчен беренче 11 чүп савыты әзерләгән.

 Чүп савытларының куркынычсыз материалдан – азык-төлек полиэтиленныннан әзерләнгән, алар уеннар вакытында дәресләрдә куллануда уңайлы, аларның биеклеге 75 см дан да артмый. Почмакларның түгәрәкләнгән булуы, эшләнмәләрнең кырыйларын сыйфатлы эшкәртү – мөһим параметр. Капкачлары геометрик уемнарга ия – төсле өчпочмаклы, шакмак, түгәрәк кайма белән – бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бик мөһим.

Бүген Казан балалар бакчаларына 78 мең бала йөри, шуларның 4 меңе – 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр. Яшь шәһәрлеләр өчен 326 мәктәпкәчә учреждение (314 балалар бакчасы, 10 урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә бүлеге һәм 2 прогимназия) эшли. Аларның 93-ендә балаларның өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнү мөмкинлеге бар.

Әйтергә кирәк, 2020 елда Татарстан башкаласында 2340 урынлык 10 балалар бакчасы төзелгән, быел шәһәрдә 1690 урынлы тагын 8 учреждение төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International