4-9 март көннәрендә Зәй районы мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән видеодәрес конкурсы узды.
Конкурста 9 җирле мәктәп катнашты: аларның 4се – татар телендә, 5се — туган телләрендә видеодәресләр тәкъдим ителде.
Оештыручылар аныклап узганча, конкурсның максаты — Ватанга карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; патриотик хисләр тәрбияләү, туган ил һәм туган як өчен горурлык хисләре формалаштыру.
Бәйге республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
Нәтиҗәдә, I урынны Кадыйр мәктәбе яулады, дәресне педагог Садыкова Л.К. оештырды; II урынны Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе (педагог Гатиятуллина Р. С.) һәм Чыбыклы мәктәбе (педагог Нафиков Р.М.) бүлеште. III урын Зәйнең 2 нче мәктәбе (педагог Халиуллина Д.П.) һәм 1 нче мәктәбе (укытучы Кондрабаева А.М.) арасында бүленде.