Казанда татар телендә белем бирүче ир-атлар укытучылар өчен конкурс узачак

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

11 мартта Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда «Тел сагында — ир-егетләр» педагогик уен-конкурсы узачак. Конкурсны оештыручы — Казан шәһәре мәгариф идарәсе. Турнир 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда төрле фәннәрдән татар телендә белем бирүче укытучы ир-егетләр катнаша.

Уен гомуми белем бирү оешмалары педагоглары арасында креатив, иҗади мохит булдыруга, педагогларның һөнәри белемнәрен камилләштерүгә һәм аларның киләчәктә һөнәри үсешен стимуллаштыруга, иҗади бурычларны хәл итүдә педагогларны берләштерүгә, гомуми белем бирү оешмалары арасында һөнәри элемтәләрне ныгытуга, татар теле һәм әдәбиятының дәрәҗәсен күтәрүгә, ир-ат укытучыларының абруен арттыруга юнәлтелгән.

Ел саен педагогик уенда 80-100 укытучы катнаша.

Быел педагогик уен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган.

Уен-конкурс 13.00 сәгатьтә башлана.

Лицейның адресы: Казан шәһәре, Н.Җиһанов ур., 4.

Лицейның телефоны: 590-27-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International