«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабына йомгак ясалды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 100дән артык педагогы катнашты.
5-9 апрельдә Казанда узачак конкурсның финалында зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30 конкурсант катнашачак. Бу — «Ел тәрбиячесе» номинациясендә 20 катнашучы һәм «Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә 10 катнашучы.
Педагоглар конкурс чараларында катнашачак – бу мастер-класс, балалар белән педагогик чара һәм «түгәрәк өстәл» кысаларында әңгәмә.