Алабуга районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды.
Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән килгән укучылар берьюлы берничә спорт төрендә ярыштылар. Бу – өстәл теннисы, 3х3 баскетбол, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм «Видеоролик» өй эше.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасыннан гимназиянең «Комета» спорт клубы алды, 2 урында – Казанның 179 нчы гимназиясенең «Координата 179» спорт клубы, ә 3 урында – Лениногорск шәһәренең 12 нче лицееның «АТЛАНТ» спорт клубы.