«Газпром» ГАҖ 9 – 11 сыйныф укучыларын «Газпром» мәктәп укучыларының Тармак олимпиадасында катнашырга чакыра.
Олимпиаданың төп максатлары һәм бурычлары – нефть-газ тармагында үз һөнәри эшчәнлеген планлаштырган, техник иҗатка һәм инновацион фикерләүгә сәләтле укучыларны ачыклау.
Икенче йомгаклау этабы Казан милли тикшеренү технология университеты мәйданчыгында узачак. Адресы: Казан ш., Карл Маркс ур., 68 йорт.
Олимпиада биш фән буенча үткәрелә:
Математика – 14.03.20021, 11.00
Физика – 13.03.20021, 15: 00
Химия – 06.03.20021, 15.00
Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр ( ИКТ) – 07.03.20021, 11.00
Икътисад (Җәмгыять белеме профиле) – 20.03.20021, 15.00.
Чыгарылыш сыйныфларында укучы җиңүчеләр һәм призерлар олимпиаданы оештыручылар булган мәгариф оешмаларына кергәндә шәхси казанышлар исәбенә өстәмә баллар алу хокукына ия (химия, физика, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр). Әлеге хокукны бирү һәм баллар санын тәкъдим итү югары белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнә. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларны «Газпром» ГАҖ бүләклиячәк.
Тулырак мәгълүматны https://olympiad.gazprom.ru/ олимпиада сайтында https://vk.com/gazpromolimpiada төркемендә белергә мөмкин.