Ятим балалар өчен югары уку йортларында бушлай укытуга ташлама вакыт белән чикләнми

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Элеккеге нормалар буенча, ятимнәр һәм башка социаль якланмаган балалар өчен ташламалар быелның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булды. Ягъни, канунга төзәтмәләрсез быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга туры килер иде, ә югары уку йортларында махсус ятимнәр квоталары юкка чыгар иде. Ләкин бу алай булмаячак.

Канун ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрби хезмәт үтү чорында алынган хәрби имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлар өчен билгеләнгән квота чикләрендә бюджет акчалары исәбеннән бакалавриат һәм специалитет программалары буенча белем алуга махсус хокук турындагы норманың вакыты чикләнмәгән гамәлен билгеләде.

 Мондый гражданнарга бюджет урыннарының гомуми санының 10 процентына кадәр квота бүлеп бирелә. Вузга ташламалы урынга керү өчен БДИ яки керү имтиханнарында һәрбер предмет буенча минималь балл җыярга кирәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, ташлама укудан, нәрсәнедер белүдән һәм имтиханнарны тапшырудан ятимне  азат итми. Экспертлар ассызыклаганча, кабул ителгән инициативаның төп бурычы социаль гаделлек чараларын законнар белән беркетү булып тора. Югары уку йортларында бюджет урыннарының 10 проценты ел саен ташламалы кешеләргә бирелә. Чөнки авыру балаларның сыйфатлы белем алу мөмкинлекләре азрак.

Ятимнәрнең яхшы сүз белән булса да ярдәм итә алырлык башка туганнары да юк. Аларның репетиторларга гына түгел, хәтта имтиханнарга әзерләнү өчен кирәк булган әдәбиятка да акчасы юк. Совет елларында, экспертлар сөйләгәнчә, ятимнәр өчен махсус әзерлек курслары булган. Бушлай, әлбәттә. Бүген, югары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителгәч, дәүләт башка юл белән китте: ятимнәргә ташламалы урыннар бүлеп бирәләр. Моннан тыш, экспертлар сөйләвенә караганда, ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар уку вакытында төрле  түләүләргә хокуклы: айлык дәүләт социаль стипендиясе һәм уку әдәбиятын һәм язу әсбапларын сатып алуга еллык пособие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International