Татарстанда Тәрбиягә бала алучы ата-аналар берлегенең күчмә утырышы узды

2021 елның 12 марты, җомга

11 мартта тәрбиягә бала алучы ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр берлегенең һәм аларның берләшмәләренең төбәкара күчмә киңәшмәсе булды. Очрашу темасы хакимият органнары тарафыннан тәрбиягә бала алган ата-аналар берләшмәләренең үсешен һәм аларга ярдәмнең механизмнарын тәэмин итү иде. Катнашучылар һәм кунаклар Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Красноярск краеннан, Приморье краеннан һәм Татарстаннан тәрбиягә бала алган ата-аналар берләшмәләре җитәкчеләре булды.

Катнашучылар арасында –  «Бер тормышны үзгәрт» (Мәскәү) һәм «Кояшлы шәһәр» (Новосибирск) хәйрия фондлары вәкилләре; Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Венера Васильева; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзасы Артем Кузнецов.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстанда тәрбиягә бала алган, ата-аналарны алмаштырган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең төбәк системасы тәкъдим ителде. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан тәрбиягә алган ата-аналар берләшмәләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре хупланды, ә коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар вәкилләре, үз чиратында, уртак проектлар турында фикер алышу һәм методик ярдәм алу мөмкинлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International