Балтач районы мәктәпләре җитәкчеләренә академиядә күппрофильле әзерлек проекты турында сөйләделәр

2021 елның 12 марты, җомга

10 март көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә Балтач муниципаль районы мәктәп җитәкчеләре делегациясе булып китте. Кунакларны вузның белем бирү мөмкинлекләре белән таныштырдылар, алар өчен уку-лаборатория корпусы буенча экскурсия уздырдылар, аннары Гыйльми совет залында академия вәкилләре һәм кунаклар район мәктәпләренең укытучылар кадрлары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Әңгәмәдә академия ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, административ эш һәм социаль үсеш буенча проректор Наталья Гречанникова, уку эшләре буенча проректор Аделия Павлова, академиянең факультетлар деканнары катнашты. Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – кадрлар проблемасы: республика районнарында аз комплектлы мәктәпләрдә укытучылар җитмәү. Аны хәл итү өчен, Идел буе академиясе күптән түгел мәгариф, фән, спорт һәм сәламәтлек саклау министрлыклары белән берлектә эшләнгән, физик культура укытучыларының интеграцияләнгән укыту программасын үзләштерү нигезендә күппрофильле максатчан әзерләү проектын тәкъдим итте.

Проектны республика җитәкчеләре хуплады. Ул өстәмә белем бирү үзәге базасында гамәлгә ашырылачак. Әлеге программаны үзләштергән чыгарылыш укучылары аз комплектлы мәктәпләрдә физкультура укытучылары, муниципаль спорт мәктәпләрендә тренерлар булып эшлиячәк, түгәрәкләр алып бара ала һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта алачак. Болар барысы да аларга лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм, димәк, югары уку йортларын тәмамлаучыларны авыл районнарында җәлеп итүчәнрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кунаклар академиянең тәкъдиме белән чын күңелдән кызыксындылар. Проектны гамәлгә ашыруның чираттагы адымы Татарстанның барлык районнары мәгариф учреждениеләре вәкилләре өчен онлайн-конференция оештыру һәм үткәрү булачак, анда Идел буе академиясе күппрофильле әзерлек программасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International