Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин җиңү яулады – ул Казанны республика этабында тәкъдим итәчәк.
Елдан-ел конкурс педагоглар арасында популярлаша бара – быел ул 500дән артык кешене колачлады, шуларның 69-ы шәһәр этабына узды. Конкурста катнашучыларның уртача яше 33 яшь, иң яшь катнашучыга – 21 яшь.
Быел конкурс җиде номинациядә үткәрелде, укытучылар үзләренең осталыкларын өч сынау турларында күрсәтте. Катнашучыларны югары уку йортлары вәкилләре, төрле һөнәри конкурсларда җиңүчеләр бәяләде.
«Фән укытучысы» номинациясендә җиңүче Алексей Четверкинга конкурсның республика этабында көрәшергә туры киләчәк. Шул ук номинациядә икенче урынны Мәскәү районының 94 нче номерлы гимназиясе физика укытучысы Динара Әюпова яулады. Өченче урын Яңа Савин районының 155 нче номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эмиль Шәйдуллинга бирелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында Яңа Савин районының 380 нче балалар бакчасыннан Алсу Бикчәнтәева җиңү яулады, көмеш – Киров районының 121 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Вәсилова, өченче урынны Совет районының 330 нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Салават Яруллин һәм Вахитов районының 212 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Муллагалина бүлеште.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә беренчелек пальмасының өстәмә белем бирү педагоглары арасында Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгеннән Диана Валишинага эләкте. Икенче урында – Киров районының 24 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Дамир Габдрахманов, өченче урында – Киров районының «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Екатерина Щекотова.
«Педагог-психолог» номинациясендә Идел буе районы 130 нчы номерлы балалар бакчасы хезмәткәре Динара Савельева җиңүче булды, икенче урында – Яңа Савин районының 380 нче балалар бакчасыннан Ольга Бражаева, шулай ук лидерлар өчлегендә – Киров районының 137 нче мәктәбе педагог-психологы Вера Оборкина.
«Педагогик дебют» номинациясендә яңа укытучылар үзләренең укыту осталыкларын күрсәтте. Беренче урынны Вахитов районының 18 нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Виталий Лебедев яулады, икенче урында – Идел буе районының 19 нчы номерлы гимназиясенең физика укытучысы Булат Фәсфиев, өченче урында Яңа Савин районының 7 нче номерлы гимназиясенең математика укытучысы Юлия Скрипачева һәм Совет районының 161 нче номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Наилә Ермолаева.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназиясеннән Гөлия Мисалова җиңү яулады, икенче урында – Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернатыннан Рамил Ибәтуллин, бронза – Совет районының 175 нче номерлы гимназиясе укытучысы Алинә Зариповада һәм Яңа Савин районының 23 нче номерлы лицее укытучысы Алинә Кәримовада.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сыйныф җитәкчеләре дә бар иде. Алар «Кеше тәрбияләү» номинациясендә көч сынашты. Җиңүче – Киров районының 182 нче политехник лицееннан Алия Хисамбеева, икенче урында – Вахитов районының 18 нче номерлы мәктәбеннән Ирина Бухарина, өченче урында – 181 нче номерлы мәктәптән Елена Шәрипова.