«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» педагогика форумында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 12 марты, җомга

«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» IX Халыкара ачык педагогика форумы 28-29 майда Татарстан Республикасында узачак. Аны Чаллы дәүләт педагогика университеты Реймс шәһәре Шампань-Арденны университеты (Франция) белән берлектә үткәрә.

Форумда илебез һәм чит ил педагогика мәгарифен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, белем бирү процессын цифрлаштыру проектлары һәм программалары, яшь педагогны һөнәри яраклаштыру мәсьәләләре, заманча авыл мәктәбен үстерүнең төп проблемалары турында фикер алышачаклар.

Форум коммуникация, күргәзмә һәм партнерлык мәйданчыгы булачак. Чараларның аерым линейкасы педагогның заманча һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен арттыруга юнәлдереләчәк.

Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Теркәлүне сылтама буенча алырга мөмкин.

 Чара 28 майда, Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтә башлана.

 Форум турында җентекле мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International