Валерий Фальков: Россия фәнни фонды галимнәр өчен апрель аенда грантларга яңа конкурс игълан итәчәк

2021 елның 12 марты, җомга

–                   Фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектларына ярдәм итү Россия фәнни фондының конкурс эшчәнлеген киңәйтү исәбенә дәвам итәчәк,  — дип белдерде Валерий Фальков пәнҗешәмбе көнне.

Исегезгә төшерәбез, "а" конкурсы дип аталган, 2020 елның көзендә үк РФФИ игълан иткән бәйгегә  гаризаларны җыю март башында ике фәнни фондны үзгәртеп кору аркасында гамәлдән чыгарылды.

–                   Узган елдан башлап әлеге конкурсны финанслау күләме 1,5 миллион сумга кадәр артты, һәм яңа конкурста грантлар күләме сакланачак, - дип ышандырды министр. - Төп параметрлар буенча алар туры килә. Грантлар суммасы буенча да, проектларны гамәлгә ашыру сроклары буенча да —  2 елга кадәр. Галимнәр төркеме —  4 кешегә кадәр.

Валерий Фальков тагын бер кат ассызыклаганча, "а" конкурсын һәм РФФИ башка конкурсларын финанслауга салынган барлык акчалар да Россия фәнни фонды грантлары линейкасы кысаларында сакланачак һәм гамәлгә ашырылачак. Мәсәлән, 2021 елда моңа, планлаштырылганча, 2,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.

–                   Апрель башында РФФ күзәтү советы үзенең грант линейкасын раслаячак, - дип ачыклык кертте Фальков. - Фонд инде үз планнарын бастырды, анда грантларның аерым типлары барлыкка килде. 2021 елда фәнни коллективларны сайлап алу булачак.

Министр сүзләренә караганда, "торгынлык" булмаячак: 2021 елда сайлап алу узачак, 2022 елда галимнәр инде финанслау алачак. Моңа салынган акчалар тулы күләмдә РФФга күчә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International