Хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 12 марты, җомга

11 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин җитәкчелегендә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә министрлык, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре, шулай ук көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре каралды, коррупция характерындагы хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында фикер алыштылар.

Киңәшмә йомгаклары буенча көллият һәм техникум җитәкчеләренә тиешле рекомендацияләр бирелде. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан агымдагы ел дәвамында эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International