10 март көнне Идел буе федераль округының “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль олимпиадасының сайлап алу төбәк этабы узды.
Төбәк этабы гомуми башлангыч белән берләштерелгән өч турнирдан торды, аларның барлык биремнәре гомуминтеллектуаль юнәлешле иде, шул ук вакытта сорауларның бер өлеше Татарстан халыкларының тарихына, мәдәниятенә һәм туган телләренә багышланды.
Казан шәһәренең Яңа Савин районы А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия укучылары командасы абсолют җиңүче булды. 94 нче гимназия укучылары һәм Түбән Кама районы командасы шулай ук Интеллектуаль олимпиадада җиңүчеләр статусына керде.
Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче команда республика җыелма командасы составына керәчәк һәм Татарстанны Идел буе федераль округында олимпиаданың йомгаклау этабында тәкъдим итәчәк, ул Пермьдә узачак.
Җыелма команда составына шулай ук робототехника, программалаштыру һәм уйлап табу бурычларын хәл итү турнирында җиңүчеләр дә эләгәчәк. Исегезгә төшерәбез, быелның 3 февралендә республиканың барлык муниципаль районнарында олимпиаданың сайлап алу туры узды «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенда бөтен республикадан 500дән артык команда катнашты, болар – нигездә 9-11 сыйныф укучылары. Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 52 команда төбәк этабында катнашты. Интеллектуаль олимпиада Идел буе федераль округының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.