Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе университетының яңа статусын бирү турындагы тиешле боерыкка Россия спорт министры Олег Матыцин кул куйды. Хәзер югары уку йорты «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» исемен йөртәчәк.
Вуз ректоры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, академияне университетка әверелдерү статусны күтәрерү һәм студентларны җәлеп итәргә омтылу белән генә түгел, ә югары уку йорты сайлаган физкультура, спорт һәм туризм өлкәсендә компетенцияләрне баета торган катлаулы белгечлекләр һәм белем бирү программалары буенча әзерлек алып бару өчен киң мөмкинлекләр алу теләге белән дә бәйле.
Безнең илдә өч төрле югары уку йорты бар: институт, академия һәм университет. Академия белгечлекләрнең таррак спектры белән аерылып тора – гадәттә хуҗалыкның бер тармагы өчен. Университет төрле өлкәләрдән белгечлекләрнең киң спектрын колачлый, зур белгечлекләр буенча бакалаврлар, белгечләр һәм магистрлар әзерли. Аның компетенциясендә шулай ук яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү, уку йортының тиешле эшчәнлегендәге кимендә 5 өлкәдәге фәнни эш тә бар.