Татарстан Республикасында телләрне саклау программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды

2021 елның 13 марты, шимбә

12 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы “2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырылды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хисаплары тыңланды.

Дәүләт программасында төп башкаручыларның анализы һәм хисабы 2015 - 2020 елларда программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International