Татарстанда Урал федераль округы делегациясе булып китте. Делегация составына Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең урта һәм югары һөнәри белем бирү вәкилләре керде.
Визит кысаларында делегация Казан педагогика көллиятендә, Казан сәүдә-икътисад техникумында, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында, Казан федераль университетында, Казан дәүләт аграр университетында, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды.
Фикер алышуның төп темасы идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнү, перспективалы белем бирү идеяләрен популярлаштыру булды. Казан дәүләт аграр университеты администрациясе һәм коллективы Агробиотехнопаркның укыту-демонстрация үзәге, механикалаштыру һәм техник сервис институтында АПКны роботлаштыру үзәге, агрономия факультетында агроэкологик тикшеренүләр үзәге эшчәнлеген тәкъдир иттеләр. Студентлар, аспирантлар, укытучыларның казанышлары һәм укыту һәм практика мөмкинлекләре турында үз чыгышында Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең механикалаштыру, терлекчелек технологияләре һәм зоогигиена, җитештерү һәм эшкәртү технологияләре, ветеринария-санитария экспертизасы кафедралары мөдирләре яктырттылар. Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры уку-укыту һәм студентлар тормышы турында сөйләде. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелде.
Делегация әгъзалары югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр.