Ятим балалар өчен «Байтик» лагерында профильле икътисади смена оештырылды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Казанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен профильле икътисадый смена башланды.

2016 елдан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды социаль учреждениеләрдә яшәүче ятим балаларның финанс гыйлемлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән «Социаль акселератор Благопредприниматель» гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып проектны тормышка ашыра.

«Эшкуар» - 13-18 яшьлек ятим балаларны социаль эшкуарлык буенча проект эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проект-белем бирү программасы.

Читтән торып үткәрелгән сынау нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар көндезге турга уздылар һәм 12 мартта «Байтик»сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында старт алган икътисади сменада катнашу өчен чакырылдылар.

2021 елда проектта Россия Федерациясенең 16 субъектындагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстан Республикасының 8 балалар йортыннан һәм 2 мәктәп-интернатыннан балалар катнаша.

Сменада катнашучыларга финанс гыйлемлелге буенча белем алып кына калмыйча, грант алу өчен үз проектын да тәкъдим итәргә кирәк булачак.

Нәтиҗәләр 20 мартта бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International