Чаллының төзелеп килүче балалар бакчаларына әти-әниләр өч мең сабыйны яздырдылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Чаллыда төзелеп килүче балалар бакчаларына шәһәрлеләр 3 мең сабыйны яздырган инде. Бу хакта журналистларга Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәркиз Кашапов сөйләде.

Ел ахырына кадәр Автошәһәрдә өч яңа балалар бакчасы ачылачак: Орловка бистәсе янындагы торак районда, Яшьлек торак комплексының 63нче комплексында һәм Яр буе районының 34нче комплексында. Спикер сүзләренә караганда, аларны төзү эшләре тулы куәтенә бара — план 30% ка үтәлгән.

«Хәзер мәктәпкәчә учреждениеләр юридик затлар сыйфатында теркәү уза, анда инде балалар бакчалары җитәкчеләре билгеләнгән, тәрбиячеләр һәм башка персонал җыябыз», —дип билгеләп үтте Кашапов.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары аңлатып узганча, 13 ел эчендә Чаллыда 40 яңа балалар бакчасы барлыкка килгән. Аерым алганда, 13 бина кире кайтарылган, ә 22се яңадан төзелгән. Соңгы ике елда шәһәрдә тугыз балалар бакчасы эшли башлады, бу 2,1 мең баланы өстәмә урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, шуларның 1140ы – ясле төркемнәрдә.

Башкарма комитет вәкиле шәһәр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителеш артуына игътибар итте. 2019 елда ул 40% булса, узган, 2020 елда – 70%, ә быел 90% ка җитәчәк.

Бүген балалар бакчаларына электрон чират 14 меңнән артык сабыйны үз эченә ала. Алар арасында 9,5 меңе – яшь ярымнан өч яшькә кадәр. Шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә 7 135 бала өчен урыннар әзерләнгән, шул исәптән 4,7 меңе — ясле төркемнәрендә.

Шул ук вакытта мәгариф идарәсендә узган еллар тәҗрибәсен исәпкә алып, ясле яшьтәге балаларның ата-аналарыннан күпләп баш тарту очраклары көтелә. "Гариза бирүчеләрнең өчтән бер өлеше балаларын үзләреннән яшь ярымлык чактан аерырга әзер түгел дип саный. Шуңа күрә урыннар кытлыгы көтелми", - дип ассызыклады Кашапов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International