IFTE форумына рекордлы сандагы гаризалар керде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Педагогик белем бирү буенча IFTE VII халыкара форумына катнашучыларны теркәү тәмамланды.

Форум катнаш форматта (көндезге – Казан университетында һәм онлайн – Microsoft Teams платформасында) узса да, оештыручылар бирелгән гаризаларның рекордлы санын билгеләп үтә.

"Форумның гариза бирү кампаниясе янә былтыргы үз рекордын узып, 1461 гариза җыйды,шул исәптән 177се чит ил галимнәреннән. Теркәү өч айдан аз гына күбрәк – 1 декабрьдән 10 мартка кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә форумга 30 илдән һәм 8 якын чит иллләрдән 162 шәһәр һәм 208 университет галимнәре заявка биргән", - дип сөйләде IFTE рәистәше, КФУның психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин.

Форум тарихында беренче тапкыр яшь тикшеренүчеләр өчен аерым конференция оештырылачак. Мәсәлән, анда 614 бакалавриат, белгечлек, магистратура, аспирантлар, мәгариф өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы студентлар теркәлгән (шуларның 268е – КФУ яшьләре).

"Елдан-ел педагогик белем бирү буенча IFTE халыкара форумы анда катнашучылар, илләр, докладчылар һәм җибәрелгән мәкаләләр санының тотрыклы үсешен күрсәтә. Яңа рекорд – моны раслады, – дип аңлатты IFTE башкарма директоры, КФУ психология һәм мәгариф институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Татьяна Баклашова. - Гаризалар оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән темалар буенча бирелде: "Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен укытучылар","Экстремаль күренешләр чорында мәгариф траекторияләре", "XXI гасырда укытучы-тәрбиячене әзерләү”.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда форумда Россиядән һәм башка илләрдән 165 кеше, 2017 елда – 26 Россия һәм 38 чит ил университетыннан 400 галим, 2019 елда Казанга 65 чит ил һәм 93 Россия вузларыннан экспертлар килде. 2020 елда, оешманың техник кыенлыкларына һәм уникаль онлайн-форматына карамастан, форумда 29 илдән (120 чит ил хезмәттәше) 900гә якын галим катнашты.

Хәзер форумның оештыру комитеты форумга җибәрелгән мәкаләләрне тикшерә, алар гадәттәгечә Web of Science мәгълүматларының рефератив базасында верифицацияләнәчәк. Быел җибәрелгән материалларның күп булуы сәбәпле, халыкара җыентыкка 180 иң яхшы мәкаләне кертү турында карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум 26-28 май көннәрендә КФУда узачак. Быел төп тема «Педагогик белем: яңа таләпләр һәм максатлар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International