Чаллының өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы составына керде. Бу хакта журналистларга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Наркиз Кашапов хәбәр итте.
Сүз 34 нче («Алтын балык»), 106 нчы («Забава») һәм 122 нче («АБВГДейка») балалар бакчалары турында бара. Ике мәктәпкәчә балалар учреждение (34 нче һәм 106 нчы) инде берничә ел инде балаларны инглиз теленә өйрәтү программалары буенча эшли һәм хәзер беренче тел төркемнәре чыгарылышка әзерләнә. Ә 122 нче балалар бакчасы хәзер танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча эшкә керешә, дип аңлатты спикер.
Татарстанда полилингваль комплекслар төзү проекты белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән «Яңарыш» фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Республикада барлыгы шундый алты мәктәп эшләячәк. Алар Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Алабугада һәм Чаллыда урнашкан. Аларның бер өлеше файдалануга тапшырылган инде. Белем бирү учреждениеләрендә дәресләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бару күздә тотыла.