Татарстан Республикасының В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе ел саен инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткән өч яшь галимгә (35 яшькә кадәр) бирелә.
Эшләр 2021 елның 30 апрелендә 15 сәгатькә кадәр ТР ФА канцеляриясендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан, Бауман ур., 20, 114 нче кабинет, телефон 2920272, белешмәләр өчен телефон 2925204.
Кандидатларны тәкъдим итү, эшләр бирү һәм материалларны рәсмиләштерү тәртибе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/competitions/alemasov/