15 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә 2021 елның 2 мартында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү Комиссиясе утырышында республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәү кысаларында узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре, ведомство буйсынуындагы көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре каралды, коррупцион характердагы хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында фикер алышынды.
«Һөнәри белем бирү оешмаларында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау турында» темасына доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Ул республика көллиятләрендә һәм техникумнарында үткәрелгән тикшерү чараларының арадаш йомгаклары, Хокук бозуларны профилактикалау һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренә методик ярдәм күрсәтү департаментының агымдагы эше турында сөйләде.
Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чыгыш ясады, ул белем бирү оешмаларына WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты мирасы программасын тормышка ашыру кысаларында тапшырылган җиһазларны һәм мөлкәтне нәтиҗәле файдалану кирәклеге турында искәртте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча көллият һәм техникум җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде. Мондый очрашулар министрлык тарафыннан агымдагы ел дәвамында үткәреләчәк.