«Театраль Идел буе» фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоязмаларын карарга чакыра.
www.театральноеприволжье.рф сайтында тамашачылар Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 28 спектакльнең видеоязмаларын карый ала. Һәр өлкәдән балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында төбәк этабы җиңүчеләре җибәрелгән иде. Татарстан Республикасыннан округ этабына «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «Буталган әкият» спектакле белән «ЕрашОК» сатира һәм юмор театры белән чыгыш ясады.
Февраль ахырында республиканың эксперт жюрие округ этабына йомгак ясады. Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1 дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды. Шулай ук түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында аерым):
- иң яхшы режиссерлык эше;
- иң яхшы актер;
- иң яхшы актриса.
Барлык төбәкләрдән рейтинг буенча жюриның йомгаклау тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре дә билгеләнәчәк. «Театраль Идел буе-2020» лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) YouTube-каналда турыдан-туры узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.