10-12 апрель көннәрендә «Йолдызларга юл!» Халыкара ачык дистанцион бәйгесе узачак

2021 елның 16 марты, сишәмбе

10-12 апрель көннәрендә кешенең космоска очу көненә багышланган, Халыкара ачык дистанцион (online) "Йолдызларга юл!" бәйгесе узачак. «Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә торган конкурс Халыкара Космоска кеше очкан көнгә багышлана һәм ел саен 12 апрельдә билгеләп үтелә.

Конкурсның төп максаты — ил гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү, аларга галимнәрнең, хәрби хезмәткәрләрнең, очучы-космонавтларның хәрби батырлыкларын искә төшерү.

Фестиваль-конкурс оештыру һәм үткәрү РФ Президенты Администрациясе, Россия Фәннәр академиясе, "Россия космонавтикасы федерациясе" Төньяк-Көнбатыш төбәкара иҗтимагый оешмасы, РФ Оборона министрлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе генераль советы, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары» төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фестиваль-конкурсны гамәлгә куючылар: Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Ректорлар советы, Санкт-Петербургның Муниципаль берәмлекләре советы, «Владимир Беличенко Театр-Студия» продюсерлык үзәге.

Фестиваль-бәйгене оештыручы: «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Үткәрү датасы: 2021 елның 10 апреленнән 12 апреленә кадәр.

Гаризалар бирү датасы: 2021 елның 01 февраленнән 2021 елның 10 апреленә кадәр/.

Конкурс җитәкчелеге белән элемтә өчен телефон: 7 (967) 535-15-51 Владимир Беличенко;

 E-mail: aragorn-studio@mail.ru

«Вконтакте» төркеме — https://vk.com/club202433666

 Веб-сайт: - https://soyuz-kultura.com/node/941

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International