2021 елның 18-19 мартында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Инлюзив белем бирүнең өстенлекле системасы» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Россия, Бөекбритания, Германия, Перу, Украина галимнәре инклюзив белем бирүне оештыру мәсьәләләре, ата-аналар инфантилизмы һәм аның нәтиҗәләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән студентларны эшкә урнаштыру, профориентация эше мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Конференциядә инвалидлыкны кисәтүгә, балалар үлемен киметүгә, сәламәт гаилә культын формалаштыруга юнәлдерелгән «Экологик кеше» проекты тәкъдим ителәчәк.
Конференциянең икенче көнендә тифлокомментацияләү, укучыларны күрү сәләте бозылган, аутистик спектры бозылган балалар белән аралашу, инклюзив тирәлектә конфликтлар чишү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Педагоглар өчен «Ата-ана культурасы: мәгариф оешмасы һәм сәламәт шәхес тәрбияләүдә партнерлар буларак гаилә» дигән дискуссия мәйданчыгы оештырылачак, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре «Нәтиҗәле инклюзив практик» дигән форсайт-сессиядә катнаша алачак. "Цифровизация һәм инклюзив белем: орыну нокталары" панель дискуссиясе кысаларында ОВЗ белән балаларның ата-аналары һәм экспертлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алачак. Конференциянең кунагы Казан ТЮЗының «Создавая театр» инклюзив иҗат лабораториясе булачак, ул «инклюзив» бию куелышы белән чыгыш ясаячак.
Чараны оештыручылар — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, Тимирясов исемендәге КИУ, ТР Балалар клиник хастаханәсе һәм "Ак трость" АНО (Екатеринбург ш.). Конференция катнаш форматта узачак. Онлайн режимга Россиянең һәм Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән, шулай ук Бөекбритания, Украина һәм Германиядән катнашучылар кушылачак.
Алдан теркәлү буенча конференциягә керү өчен ФИО һәм контакт телефонын kaf29@ieml.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Конференциянең онлайн-трансляциясе киу.рф сайтында алып барылачак. Конференция турында тулы мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.