2021 елда «Ел остасы» конкурсының финалы Мәскәүдә узачак

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Конкурста катнашуга кандидатлар мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителә. Конкурс өч этапны үз эченә ала: сайлап алу (2021 елның 1 февраль - 31 марты, төбәк (2021 елның 1 апрель —  31 мае) һәм йомгаклау (2021 елның октябре).

Беренче, сайлап алу этабын уңышлы үткәннән соң, кандидатларны ярышларның икенче этабында «Мин — мастер» (укучыларны әзерләүгә багышлангани шәхси практик тәҗрибәң яздырылган видео) һәм «Ачык мастер-класс»  (махсус сайлап алынган укучылар төркеме белән укыту дәресләре) кебек конкурс сынаулары көтә, аннары  —  «Онлайн-дәрес» конкурсының алдан әзерләнгән сценарий буенча өченче этабында сынаулар көтә.

Конкурс йомгаклары буенча өченче этап тәмамланганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча ун җиңүче билгеләнәчәк, аларга «Ел остасы» исеме биреләчәк. Җиңүчеләр һәм финалистлар шулай ук дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Рәсми документлар һәм катнашу кагыйдәләре белән конкурс сайтында танышырга мөмкин.

«Ел остасы» бөтенроссия конкурсы талантлы педагог хезмәткәрләрен ачыклауга, педагогик хезмәтнең абруен күтәрүгә, һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне яктыртуга, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәне өйрәнүгә һәм таратуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International