Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы — өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон узды.
"КФУ агымдагы елдан башлап финанс белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк мәйданчыгы булды, ул Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегенә керә һәм ил вузларына ташламалы керү мөмкинлеген бирә. Әлеге олимпиадада җиңүчеләр КФУның ИУЭФында икътисади белгечлекләргә имтиханнарсыз, шулай ук Россиянең профильле фән булган башка югары уку йортларына керә алачак. Моның өчен аларга бу предмет буенча кимендә 75 баллга БДИ тапшыру да җитә. Олимпиада призерлары югары уку йортларына кергәндә җәмгыять белеме буенча 100 балл алачак, әгәр БДИны 75 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырсалар», — дип сөйләде КФУ Мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева.
Олимпиада биремнәренең тематикасы реаль икътисадка якынлашкан, аларда финанс базарының актуаль проблемалары һәм финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре куела.
«Олимпиаданың сайлау этаплары 2020 елның көзендә узды. КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында 13 мартта узган олимпиаданың төбәк этабында 124 укучы катнашты. Финалистлар сорауларга язмача гына җавап биреп калмадылар, блиц-турнирда да катнаштылар, анда аларга икътисади фәннәр кандидатлары сораулар бирде ", — дип хәбәр итте Диләрә Рафаэлевна.
Узган ялларда Россиянең 14 төбәгендә булып үткән финанс белеме буенча олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре апрельдә билгеле булачак.