Мәктәп укучылары өчен “Зур тәнәфес” бәйгесенең яңа тематик атнасы Экологик волонтёрлыкка багышлана

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Атна дәвамында мәктәп укучылары глобаль экологик проблемалар турында, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне һәм Дөнья океаны пычрану турында, Россия территориясендә яшәүче Кызыл китап хайваннарының сирәк төрләре хакында беләчәк, экология, зоология һәм табигатьне яклау буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашачак.

«Экологик буын» атнасы «Делай!» Волонтёр-экологларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уза.

Конкурста катнашучылар һәр кеше планетаның чисталыгы өчен ниләр эшли алачагын, волонтёр-экологларның ничек эшләвен белә алачак, шулай ук экологик акцияләрдә һәм челленджларда катнашачак. «Зур тәнәфес» конкурсында катнашкан Данил Ананькин, София Шакерова, Светлана Карпунина, Илья Уваров һәм Сабина Саакян онлайн-лекторийларны алып барачаклар.

15 мартта «Делай» Волонтёр-экологларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Руднев катнашында «Экологик волонтёрлык дөньясы» онлайн-лекторие ачылачак.

17 март көнне «Делай!» Волонтёр-экологларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасының мәктәп юнәлеше буенча җитәкчесе  София Ковалевич балаларга ничек эковолонтёр булу турында сөйләячәк.

19 мартта махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә волонтёрлыкка багышланган онлайн-лекторийлар була, анда "Тыюлыклар" экологик-агарту үзәге директоры урынбасары, Тыюлык утраулары дусларының төбәкара хәрәкәте рәисе Елена Книжникова чыгыш ясаячак.

20 март көнне балаларга файдалы гадәтләр һәм аңлы рәвештә куллану турында "Делай!" Волонтёр-экологларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасы медиа үзәге җитәкчесе Мария Осинцева.

Мәгълүмати белешмә:

 "Зур тәнәфес" конкурсы — "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты. Бәйгенең беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык укучы катнашты. Конкурсның максаты — һәр яшүсмергә үзләрен күрсәтү һәм үзеңнең көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.

Конкурс ел саен узачак, "Зур тәнәфес"нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт алачак. «Зур тәнәфес» конкурсын «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыра.

 "Зур тәнәфес" партнерлары — Саклык банкы, Mail.ru Group.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International