Казан радиомеханика көллияте чыгарылыш сыйныф укучыларын Ачык ишекләр көненә чакыра

2021 елның 20 марты, шимбә

Казан радиомеханика көллияте 20 мартта Ачык ишекләр көне үткәрә, анда 9, 11 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, укучыларның ата-аналары, психологлар, социаль педагоглар чакырыла.

Көллият Татарстан икътисадының иң кирәкле юнәлешләре — электроника, машина төзелеше, процесслар белән идарә итү һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча төп һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.

Көллият базасында «Электроника» һәм «Сервис роботларына хезмәт күрсәтү» юнәлеше буенча компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәге эшли, аның мәйданчыгында WordSkills хәрәкәте буенча Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашучыларның дәресләре һәм күнекмәләре уздырыла. Шулай ук колледж 6-11 нче сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» дигән башлангыч һөнәри юнәлеш федераль проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булып тора.

Федераль грантлар бирү турында РФ мәгариф министрлыгы белән килешүдә каралган чараларны тормышка ашыру барышында ТР Хөкүмәтенең, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының, предприятие-партнерларның финанс ярдәме белән һәм соңгы өч елда көллият матди-техник базаны 100 миллион сумнан артык суммада яңартты.

Моннан тыш, 2020 елда юнәлешләр буенча иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган биш яңа остаханә булдырылган: «CAD инженерлык дизайны», «ЧПУ станкаларында токарь эшләре», «Токарь универсаль станокларында эшләр», «КИП метрологиясе», «Электроника». Яңартылган матди-техник база һәм югары квалификацияле педагогларның, җитештерү белеме осталарының һәм белгечләрнең булуы уку йортын тәмамлаучыларда гомуми һәм һөнәри компетенцияләр формалашуга ярдәм итә.

Көллиятнең техник юнәлештән тыш, «Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры» белгечлеге буенча әзерлек алып бара.

Ачык ишекләр көне урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына актуаль һәм кирәкле эшче һөнәрләре, техник һәм социаль белгечлекләр турында, аларны безнең көллияттә алу мөмкинлеге турында киңрәк күзаллау төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Чара 20 мартта 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Кызыл Пожарник урамы, 1А йорт.  1, 6, 31, 53, 54, 71 нчы автобуслар; 3, 5 нче  троллейбуслар белән «К.Тинчурин урамы» тукталышына кадәр; 5, 23, 68, 71, 72 автобуслар белән «С.Сәйдәшев урамы» тукталышына кадәр барырга кирәк.

Ә әлеге чарага бара алмаган кешеләр колледж турында тулы мәгълүматны http://krmk.org/ адресы буенча абитуриентлар өчен махсус сайтта һәм көллиятнең социаль челтәрләрендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International