Татарстаннан «Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсы финалисты тифлопедагог булырга планлаштыра

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Түбән Новгородта Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен оештырылган, «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына кергән «Киләчәк укытучысы. Студентлар»  округ һөнәри конкурсы тәмамланды. Конкурс сынаулары өч көн буе – 9-11 мартта Минин университетында узды. Проект Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

Конкурс финалына Татарстан Республикасыннан 7 студент чыкты. Финалга чыгучылар арасында «А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең 4 нче курс студенты Татьяна Кутепова да бар иде. Татьяна ярымфиналда җиңүгә җиңел булмаган юлны үтте – аның күзләре күрми. Бу аңа сайлап алу турын, дистанцион тест этабын узарга, ярымфиналистлар санына эләгергә һәм апрель ахырында "Сириус" белем бирү үзәгендә узачак финалга путевка алырга комачауламады. «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы Татьяна катнашырга теләк белдергән  беренче һөнәри бәйге. Проект турында ул университет укучылар советыннан белгән.

"Мин озак вакыт гариза бирергә кыймадым, уйлап карадым, үлчәдем. Эш шунда ки, уку планында мин үзем перфекционистка, дәресләрне калдырырга һәм аннары куып тотарга туры  киләчәк бит, дип борчылдым. Әмма нәтиҗәдә тәвәккәлләдем һәм моңа һич үкенмим. Әйе, үзеңне сынап карарга кирәк. Теркәлдем, әти белән тикшердек, мин үзем мөстәкыйль рәвештә булдыра алмаган мәгълүматларны тутырдык. Бу минем screen reader махсус программасыннан файдалануым белән бәйле иде, ул экранда булганнарны тавыш белән әйтеп бирә. Минем үзенчәлекләрем аркасында карар кабул итү катлаулырак булгандыр дип уйламыйм, чөнки бу инде балачактан ук килә, –  дип сөйләде Татьяна Кутепова. –  Мәктәптә укыганда, минем музыкаль конкурсларда катнашу тәҗрибәм бар иде. Мин фортепьянода, аннары баянда уйнадым. Әмма мондый масштаблы һөнәри проектта беренче тапкыр катнашам".

Татьяна тифлопедагог булырга хыяллана. Ул педагогика белгечлеге, күрү сәләтеннән мәхрүм булган затларның башлангыч белеме буенча укый. "Минем белгечлегем, беренчедән, башлангыч сыйныфлар укытучысы укыткан барлык предметларны укытуымны күзаллый, икенчедән, тифлопедагогик – ул коммуникатив эшчәнлекне үстерү, пространстволы һәм социаль-көнкүреш юнәлеше, күреп кабул итүне һәм вак моториканы үстерүне күз уңында тота. Бу күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрне өйрәтү, социальләшүдә, көнкүрешне алып баруда булышу, почта, кибетләр кебек төрле иҗтимагый предприятиеләр белән таныштыру һәм башкалар".

Татьяна Кутепова фикеренчә, киләчәк укытучысы чыдамлыкка, акылга ия булырга, педагогика фәнендә соңгы үзгәрешләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Аның фикеренчә, профильле һәм, аерым алганда, педагогик конкурслар профессиональ үсеш өчен кирәк, алар ниндидер яңалыкны белү, башка педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Татьяна әлегә конкурста катнашыру турында уйлаучыларга үзенең киңәшен җиткерде: «Курыкмаска, экспертлар кешенең үзенчәлекләре нинди булуга түгел, ул, әйтик, начар күрә, начар ишетә һәм башкалар булырга мөмкин, ә аның нинди профессиональ сыйфатлары, күнекмәләре, аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлавына карый. Ә аралашу, минем уйлавымча, кеше үзен ничек куюга, аның шәхси сыйфатларына бәйле".

Конкурсның максаты – үз һөнәри эшчәнлеген мәгариф системасы белән бәйләргә планлаштырган студентларны эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү (шул исәптән өстәмә белем бирү системасында планлаштырылган яки инде эшли торган теләсә нинди югары уку йортлары студентлары, "педагог" икенче белгечлеген алырга планлаштыручыларр яки студент педагогик отрядларында катнашучылар).

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне күтәрү, гражданнарның шәхси һәм һөнәри мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО Күзәтүчеләр советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы, «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес»  Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия иреклесе» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0» проекты, «Мәдәни код» проекты, Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары» Бөтенроссия конкурсы, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «Россия укучылар хәрәкәте – үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, «Идарә ит!» Бөтенроссия менеджмент буенча яшьләр кубогы, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ Junior» Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә «Сенеж»  Идарә остаханәсе – белем бирү үзәге булдырылды. Ул актив гражданнар, шул исәптән заманча һөнәри әзерлек үткән һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүнең берләштерелгән кыйммәтләре белән берләшкән компетентлы дәүләт хезмәткәрләре генерациясен формалаштырырга тиеш.

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы югары педагогик һәм башка программалар буенча югары белем юнәлешендә перспективалы белем алучыларны (студентларны) үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча конкурс, алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен предметлы белемнәре югары дәрәҗәдәге, төп психологик-педагогик компетенцияләре һәм һөнәри күнекмәләре булган мәгариф оешмалары белән бәйләргә планлаштыралар. Конкурста көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып укучы, 3 курстан да түбәнрәк булмаган бакалавриат һәм специалитет студентлары яки магистрантлар катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International