Казанда мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

12 марттан 13 мартка кадәр Казанда 2020/2021 еллар сезонының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Уеннар Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясенең спорт залында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары – Валерий Терентьев. Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Егетләр арасында:

1 урын - Казан шәһәренең Вахитов районы;

2 урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы;

3 урын - Казанның Совет районы.

Кызлар арасында:

 1 урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы;

2 урын - Казан шәһәренең Вахитов районы;

3 урын - Казан шәһәренең Мәскәү районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International