Казан укучысы янучан сланецлар турында эш белән яшьләр конкурсының мега-проекты призеры булды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Казанның 7 нче гимназиясе укучысы «Илнең бер көне» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы призеры булды. Вероника Шәрәфетдинова “Янучан сланецлар, бәя һәм куллану перспективалары” эше өчен өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм конкурс призерларын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына чакырдылар.

«Илнең бер көне» – 12 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшьләр өчен конкурс. Проектның максаты – талантлы яшьләрне ачыклау гына түгел, ә аны берләштерү дә, җәмәгатьчелекнең игътибарын табигатьтән нәтиҗәле файдалану проблемаларына, Россия икътисады һәм фәне үсешендә минераль-чимал комплексы роленә җәлеп итү.

Конкурс Россия Фәннәр академиясенең В.И. Вернадский  исемендәге Россия дәүләт геология музее базасындагы тау-геология профиле буенча белгечлекләрнең Вузара навигация акадеимк үзәге тарафыннан гамәлгә куелган. Аны оештыруда шулай ук “Тау фәннәре академиясе” төбәкара иҗтимагый оешмасы, "МИСиС" илкүләм тикшеренү технология университеты (НИТУ МИСиС), "И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты" югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (Милли тикшеренү университеты) һәм "Россия дәүләт нефть һәм газ университеты" федераль дәүләт югары белем бирү мәгариф учреждениесе (Милли тикшеренү технология университеты) һәм Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геологик эзләнүләр университеты (МГРИ) актив катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International