Алабугада 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлауга 36,4 млн сум акча тотылачак. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте 26,4 млн сум акча бүлеп биргән, тагын 10 млн сум муниципалитет өстәгән.
Планлаштырылган эшләр исемлегенә түбәне ремонтлау, тәрәзә блокларын алыштыру, индивидуаль җылылык пунктын ремонтлау һәм фасад урнаштыру керә. Мәктәп ремонт таләп итә, чөнки бу хакта күзәтчелек органнары күрсәтмәләре бар иде.
Республика программасы буенча Алабуга районы хакимияте 2021 елда барлыгы 30 объектны ремонтларга планлаштыра. Алар арасында берничә авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы бар.
2012 елдан Татарстанда белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча 1,3 меңнән артык объект ремонтланган.