Иннополис һәм Бөгелмә лицее укытучылары «Киләчәк укытучысы» милли конкурсының финалына чыктылар

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүген Россиянең Төньяк башкаласында ачылачак «Киләчәк укытучысы» милли конкурсы финалында Татарстан данын ике укытучылар командасы яклаячак. Шуларның берсе Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее педагоглары тарафыннан формалаштырылган, ә икенчесе — Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополис мәктәбе укытучыларыннан тора. Бу хакта конкурс материалларында әйтелә.

«Финалистларга өч конкурс сынавы узарга туры киләчәк: дисциплинарара дәрес, тәрбия чарасы һәм спикерлар сыйфатында конференциядә катнашу», — диелә материалларда.

Татарстан вәкилләре арасында конкурсның финалына ике башлангыч сыйныф укытучысы, ике информатика укытучысы, шулай ук рус теле һәм география укытучылары чыкты.

«Киләчәк укытучысы» конкурсын Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО үткәрә. Оештыру комитетын РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкли. Финал ярышларында Россиянең 44 төбәгеннән 306 педагог катнашачак. Идел буе федераль округында финалистлар саны буенча Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь крае лидерлыкка чыкты.

Финалда йөздән артык укытучы командасы арасыннан 30 җиңүче команда сайлап алыначак, алар Россиянең алдынгы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасыннан остазлар белән эшләү мөмкинлеге алачак. Шулай ук алар «Сенеж» остаханәсе — «Россия — мөмкинлекләр иле»АКБОның белем бирү үзәге базасында белем бирү чараларында катнаша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International