Казан федераль университеты, республиканың мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУ бүлеп бирә торган максатчан урыннарга өстенлекле керү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде Ситдыйков.
Ул хәзер олимпиада концепциясен эшләү төгәлләнгәнлеген, аны уздыру мәйданчыклары һәм формалары билгеләнүен, шулай ук контент әзерләнүен әйтте. «Киләсе уку елы башында гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — диде Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйткәнчә, сүз Идел буе тарихына багышланган бөтенроссия олимпиадасын оештыру турында бара.