Казанда уку елы башына Большая Красная урамы, 63/35 нче балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты булган нәкъ менә шушы бинада шәһәрдә беренче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган була.
XIX гасыр ахырында төзелгән бина Аристовлар гаиләсенә карый һәм керем йорты булып тора. 1910 елда өйдә галим-физиолог Александр Самойлов урнаша. 1913 елда аның кызы Анна шәһәрдә беренче балалар бакчасы оештыра.
Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 110 бала өчен 4 төркем эшли. Капиталь ремонт биредә 1984 елдан бирле үткәрелмәгән.
Эшләр ике этапта уза. Узган ел идәннәр һәм башка иске конструкцияләр сүтелгән, электрика, вентиляция һәм җылылык системалары буенча эшләрнең бер өлеше башкарылган. Быел түбә һәм фасад ремонтланачак, шулай ук бизәкләү эшләре дә башкарылачак. Ремонт вакытында еллар узу белән югалтылган тарихи элементларны торгызачаклар. Аерым алганда, пластик тәрәзәләрне агач тәрәзәләргә алыштырачаклар, ишек өстендәге козырекларны торгызалар, ә кызыл кирпечтән булган фасадкы беренчел үз төсен кайтарачаклар. Шулай ук 1913 елгы бүлмә ишекләре дә төзекләндереләчәк.
Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел капиталь ремонттан соң барлыгы 15 балалар бакчасы ачылачак, аларга 2,5 мең бала барачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны киләсе уку елына 25 мең бала булачак, дип ачыклык кертәләр шәһәр администрациясендә.
Казанда тагын 200 балалар бакчасы капиталь ремонт көтә.