Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы елдан-ел күбрәк тапшырыла бара, якын киләчәктә ул иң массакүләм имтихан булырга мөмкин. Бу хакта сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге имтиханда катнашучыларның еллык үсеше 7-8% тәшкил итә — мондый вәзгыять сайлап алу предметларының берсендә дә юк. "Әгәр темплар кимемәсә, якын киләчәктә бу рус теле һәм математикадан соң иң массакүләм имтиханнарның берсе булачак", — дип йомгаклады ул.