2021 елда БДИ узган елгы аттестация кампаниясе тәҗрибәсен исәпкә алып үткәреләчәк

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәргәндә 2020 елдагы кебек үк алымнар кулланылачак, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев РФ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышы барышында.

"Безгә әлегә кадәр Роспотребнадзор тарафыннан шактый күп чикләүләр бар. Без узган ел тәҗрибәсен исәпкә алдык, һәм 11 сыйныфларга килгәндә, 2020 елның моделен һәм алымын кабатладык диярлек", — дип мәгълүмат бирде ул.

Шул ук вакытта узган елгы аттестация кампаниясеннән кайбер аермалар да бар.

"Югары уку йортларына керергә теләмәгән егетләр, узган елдан аермалы буларак, имтиханны үзләренең мәктәбендә дәүләт чыгарылыш имтиханы форматында тапшыралар", — дип шәрехләде Анзор Музаев.

Аттестат алу өчен аларга мондый форматта ике мәҗбүри имтихан тапшырырга кирәк булачак — рус теле һәм математика. "Без  моны эшләргә кирәкме-юкмы икән дип озак фикерләштек, һәм бу кирәк дигән нәтиҗәгә килдек", — дип билгеләде Рособрнадзор башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International