Түбән Камадан Николай Постнов декоратив-гамәли иҗат буенча Халыкара олимпиаданың I дәрәҗә лауреаты булды

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов «Яшь осталар йолдызлыгы» дигән декоратив-гамәли иҗат буенча V Халыкара олимпиадада катнашты.

Олимпиада ике өлештән торды: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлеш үз эченә Россия территориясендә халык һөнәрчелеге тарихы, гамәли – декоратив-гамәли эшләнмәләр ясау мәсьәләләрен ала иде.

Николай олимпиаданың барлык сорауларына да җавап бирде һәм «Кинусайга» техникасында картина ясады.

Конкурс эшләрен югары уку йортлары белгечләреннән торган профессиональ жюри бәяләде. Алар арасында  Гнесиннар исемендәге РМА, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Мәскәү шәһәр педагогика университеты, И.Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университеты, Удмурт дәүләт университеты, Казан федераль университеты укытучы-галимнәре бар иде.

Сынау нәтиҗәләре буенча Николай Постнов – I дәрәҗә лауреат дипломы, ә балалар йорты педагогы Светлана Абдуллина оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International