«Ел остасы» бөтенроссия конкурсының республика этабы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда 15 марттан 25 майга кадәр «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының Республика этабы уздырыла.

Конкурсны оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы.

Конкурсның максаты: талантлы һәм инициативалы җитештерүгә өйрәтү/уку дисциплиналары, дисциплинарара курслар, һөнәри цикл практикалары осталарын һәм укытучыларын ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурсның бурычлары:

- җитештерүгә өйрәтү/уку дисциплиналары, дисциплинарара курслар, һөнәри цикл практикалары осталары һәм укытучылары өчен конкурс чараларын оештыру;

 -җитештерүгә өйрәтү/уку дисциплиналары, дисциплинарара курслар, һөнәри цикл практикалары осталарын һәм укытучыларының  һөнәри дәрәҗәсен күтәрү;

- осталыкны камилләштерүгә ихтыяҗны формалаштыру;

 - һөнәри белем бирү һәм һөнәри укыту системасында педагогик эшчәнлекнең алдынгы тәҗрибәсен тарату;

- «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашучыны билгеләү.

Конкурста катнашу өчен һәр һөнәри белем бирү оешмасыннан 3 елдан да ким булмаган эш стажы булган бер хезмәткәр чакырыла, алар бер яки берничә аспект буенча конкрет казанышлары булган һөнәри белем бирү оешмасы/уку-укыту дисциплиналары, дисциплинарара курслар, һөнәри цикл практикасы буенча түбәндәге бер яки берничә аспектка иябулырга тиеш:

- төбәк/илкүләм /халыкара WorldSkills чемпионатларында катнашучыларны әзерләү тәҗрибәсе;

 - skills-паспорт булу;

- һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны демонстрация имтиханына әзерләү;

- “Абилимпикс” төбәк/илкүләм/халыкара чемпионатларында катнашучыларны әзерләү тәҗрибәсе

Конкурс ике этапта уздырыла:

- беренче этап (мәгълүмат материалларын бәяләү) – 2021 елның 1 мартыннан 24 мартына кадәр;

- икенче этап (конкурс чараларын бәяләү) – 2021 елның 25 мартыннан 25 маена кадәр.

Җиңүчеләр һәм призерлар конкурсның конкурс чаралары форматында узачак икенче этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк:

1 нче конкурс чарасы: «Мин - мастер» – ачык монологик чыгыш (педагогик концепция киселешендә).

2 нче конкурс чарасы: «Ачык мастер-класс» (уку дәресе үткәрү).

Конкурста җиңүче «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International