Биектау районында "Үз юлыңны сайла" дигән антинаркотик десант узды. Чара дүрт мәйданчыкта оештырылды – алар арасында Биектауның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе һәм 3нче мәктәбе бар.
Укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән спорт ярышларында һәм психологик тренингларда катнаштылар. "Гром" махсус билгеләнештәге отряд хезмәткәрләре һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы кинологлары чыгышлары балаларда аерым тәэсир калдырды.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар өчен наркотикларга каршы профилактик эшнең төп юнәлешләре буенча семинар оештырылды. Алар ТР буенча ЭЭМның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук тәҗрибәле психологлар белән әңгәмә кордылар.