КНИТУ дизайн кафедрасы студенты Семён Земсков Textile Design Talents (Мәскәү шәһәре) масштаблы конкурсы призеры булды: аны оештыручы булып Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать атналыгы, «Интертукь» күргәзмәсе ярдәмендә Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге (СОЮЗЛЕГПРОМ) тора.
Конкурс гадәттәгечә текстиль дизайнерларының – инде танылган осталарның да, бөтен дөньядан профильле вузлар студентларын да игътибарын җәлеп итә. Быел конкурсның төп темасы оптимизм һәм микротабигать иде, ул Россия, Белоруссия, Казахстан, Кушма Корольлек, Кушма Штатлар, Һиндстан, Италия, Испания, Украина, Мисыр, Көньяк Корея, Латвия, Польша, Венгрия, Бразилия, Израиль, Колумбия, Армения, Аргентина, Сингапур, Тринидад һәм Тобагодан килгән 340 катнашучының игътибарын җәлеп итте. Эшләрне текстиль дизайны өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән торган бәйсез халыкара жюри бәяләде.
Микротабигать темасында КНИТУ вәкиле гадәти булмаган чәчәкләр тезмәләре, якты таплар кулланды, ә оптимизм темасында – чәчәк образлары. Семённың эшләре иң яхшылар рәтендә булып чыкты һәм конкурсның махсус бүләге – Мәскәүдә SOLSTUDIO дизайны студиясендә стажировка белән билгеләп үтелде.