Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында катнашты, анда ул 2020 елда хезмәтнең эшенә йомгаклар ясады һәм белем бирүдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын сакланып калу шартларында бәяләү процедураларын уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
"Узган ел бик гади булмады. Безгә дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру буенча махсус чаралар комплексын тормышка ашырырга туры килде. Яңа форматка чкын килүләр эксперт җәмгыяте белән килештерелде. Нәтиҗәдә, югары уку йортларына керү өчен БДИны кирәк булган барлык чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра алдылар. БДИ нәтиҗәләре яхшырмады һәм узган ел белән чагыштырганда начараймады ", – диде Анзор Музаев.
Ул билгеләп үткәнчә, узган имтихан кампаниясе нәтиҗәләре барлык чыгарылыш укучылары өчен БДИны мәҗбүри тапшырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында дискуссия уятты. 2020 елда, 11 сыйныфны тәмамлаучыларга аттестатлар рус теле һәм математикадан мәҗбүри БДИдан башка тапшырылды, БДИны тапшырмау хокукыннан 70 меңгә якын укучы файдаланды. "Алга таба нинди форматта калачакбыз – бу эксперт бергәлеге хәл итәргә тиешле сорау", – дип ассызыклады Рособрнадзор башлыгы.
Ул 2020 елда мәктәпне тәмамлаучыларга бирелгән "Укуда уңышлар өчен" медальләр саны кискен артты, чөнки аларны алу хокукы БДИ нәтиҗәләре белән расланмады, дип өстәде. "Бездә, кызганычка, кайбер намуссыз мәктәпләр моннан файдаланды, һәм бездә медальләр саны артты", – диде Анзор Музаев. 2021 елда медальләр алу хокукы рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре, яки ДЧИ нәтиҗәләре белән расланачак.
Пандемия бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) уздыруга да йогынты ясады – алар 2020 елның көзенә күчерелде. Якын елларда ВПР уздыруны компьютер форматына күчерү һәм эшне язу вакытын бер дәрескә кадәр кыскарту планлаштырыла. Рособрнадзор башлыгы шулай ук ВПРга өстәмә рәвештә төбәкләр һәм мәктәпләр үткәрә торган мониторинглар санын кыскарту кирәклеге турында фикерен белдерде. "Контроль эшләр һәм үлчәүләр исемлеге чикләнгән булырга тиеш – укучыларда өйрәнү өчен вакыт калуы мөһим", – диде ул.
Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, пандемия укытучыларның бер өлешенең IT-компетенцияләре белән проблемаларын тапкан. Әлеге проблемаларны бетерү, педагогларны яңа форматларда дөрес эшләү методикаларына өйрәтү өчен, оператив адымнар ясалды. "Әмма онлайн-укыту традицион форманы тулысынча алмаштырырга тиеш түгел, ул булган нәрсәләргә өстәмә генә була ала", – дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе.
Ул мәктәпләрнең бер өлешенең дистанцион укуга мәҗбүр булуы белем бирү нәтиҗәләренең җитди кимүенә китермәде, дип өстәде, моны БДИ нәтиҗәләре дә, PISA халыкара тикшеренү стандартлары буенча белем алучыларның әзерлеген көз көне үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре дә раслады.
Пандемия вәзгыяте мәгариф оешмаларын аккредитацияләү системасына да йогынты ясады. 2020 һәм 2021 елларда дәүләт аккредитациясе гамәле озайтылды. Хәзерге вакытта югары уку йортларын дәүләт аккредитациясе системасына яңа алымнар формалаша. Алар, аерым алганда, аккредитация вакыты чикләнмәгән булырга мөмкин, ә аны алу яки мәхрүм итү өчен укучыларны әзерләү сыйфатын реаль бәяләү нигез булырга тиеш, дип фаразлыйлар.
Мәгариф һәм фән комитеты әгъзалары Рособрнадзорның пандемия шартларында эш тәҗрибәсен югары бәяләделәр. Рособрнадзор җитәкчесе депутатларга, хезмәтнең Россия Федерациясендә белем бирү сыйфатын күтәрү өчен, алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде.