Россия Федерациясе Хөкүмәте Фән һәм технологияләр елына багышланган 86 Федераль чара планын раслады. Тиешле боерыкны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Ел чаралары арасында мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен берничә вакыйга планлаштырылган. Мәсәлән, Белем көнендә «Заманча Россия фәне» Бөтенроссия ачык дәресе, Түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия фестивале, компьютер фәннәреннән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, Бөтенроссия «Милли Технологик олимпиада» мәктәп укучылары олимпиадасы, Уфада узган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» IX Милли чемпионаты финалы, җәйге балалар һәм студентлар лагерьларында тематик фәнни сменалар һ. б.
Шулай ук Фән һәм технологияләр елында Россия Фәннәр академиясенең М.П. Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшләү федераль фәнни үзәге базасында коронавирустан вакцина җитештерүнең яңа производствосын эшләтеп җибәрү, чаралар исәбендә Санкт-Петербург НИИ базасында вакциналар һәм сывороткалар җитештерү өчен мәйданчык ачу һәм Россиядә иң көчле токамак (термотөш реакторы) Т15-МД эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Моннан тыш, май аенда Россиядә «Галимгә 100 сорау» мультимедиа проекты старт ала, ул әйдәп баручы тикшеренүчеләрнең чыгышлары циклыннан гыйбарәт, алар дискуссия форматында актуаль фәнни проблемалар һәм казанышлар турында фикер алышалар, фәнни ачышларның көндәлек тормышка әһәмиятен һәм йогынтысын аңлаталар. Ел буе Россия шәһәрләрендә танылган һәм яшь галимнәрнең ачык лекцияләре узачак, алар үзләренең медицина, космосны үзләштерү, экология, куркынычсызлык, ясалма интеллект өлкәсендәге яңа проектлары турында сөйләячәкләр. Барлык чыгышлар өчен онлайн-трансляцияләр каралган.
Шулай ук алдынгы лабораторияләргә экскурсияләргә язылырга һәм экспериментларның ничек узуын күрергә мөмкин булачак.
Белешмә
2021 ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Проектның төп бурычлары – фән һәм технологияләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм Россия галимнәренең фәнни казанышлары турында сөйләү.