«Белем бирү мохите» онлайн-программасы экспертлары 2021 елгы аттестация кампаниясенең үзенчәлекләрен аңлаттылар.
Ни өчен БДИ һәм ТДИ – ул ДЙА? Дәүләт чыгарылыш имтиханнарын кемнәр тапшыра? Бу хакта Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нино Бугулова аңлатма биреп үтә:
"ДЙА – ул чыгарылыш сыйныфларында үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясе. Ягъни бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – 11 сыйныфта ДЙАның төп формасы, ә төп дәүләт имтиханы (ТДИ) – 9 сыйныфта ДЙАның төп формасы.
Укучыларның аерым категориясе Дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында ДЙА тапшыра. Элегрәк бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга һәм инвалидларга гына кагыла иде, 2021 елда ДЧИда вузларга укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашачак. Аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча ДЧИ язу да җитә. Ул биш баллы шкала буенча бәяләнә".
ДЧИ форматы сәламәтлек үзенчәлекләре булган унберенче сыйныф укучыларына һәм тугызынчы сыйныф укучыларына кагыла. Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик бер генә имтихан – рус теле буенча, тугызынчы сыйныф укучылары рус теле яки математика буенча имтихан сайлау хокукына ия.
11 сыйныфта ДЧИ үткәрү процедурасы гадәти БДИдан аерылмый: аны имтихан үткәрү пунктларында шундый ук техник җиһазланышлы урыннарда тапшыралар.
«ДЧИ биремнәре – ул база дәрәҗәсендәге биремнәр, алар урта мәктәп курсы программасын ничек үзләштерүне тикшерәләр. Барлык контроль-үлчәү материаллары (КИМ) 1 сентябрьгә кадәр Федераль педагогик үлчәү институты (ФИПИ) сайтында басылып чыкты, алар чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм педагогларга таныш һәм аңлаешлы, бернинди яңалыклар да булмаячак. БДИ биремнәре дә үзгәрмәячәк: узган елның 1 сентябренә кадәр барлык мәктәпләр, укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары ФИПИ сайтында бастырылган демонстрацион вариантларның проектлары белән таныша алдылар», – дип хәбәр итте ФИПИ директоры Оксана Решетникова.
Быел аттестациянең лайт-версиясе тугызынчы сыйныф укучыларын көтә: дүрт ТДИ урынына алар бары икесен генә – рус теле һәм математика буенча тапшырачаклар. Башка ике имтихан урынына алар үзләре сайлаган фән буенча бер контроль эш язалар.
«Контроль эш ачык банкта булган ТДИ материаллары буенча алып барыла, ләкин шул ук вакытта төбәкләр барлык КИМны тулы күләмдә куллану яки биремнәр санын кыскарту турында мөстәкыйль карар кабул итә алалар. Димәк, башкару вакытына төзәтмәләр кертелә. Ул 17 майдан 21 майга кадәр мәктәпләрдә үткәрелә, педагоглар тикшерә һәм нәтиҗәләр аттестатлар алуга йогынты ясамый», – дип шәрехләде Оксана Решетникова.
Төбәкләргә март ахырында тикшерү эшләрен үткәрү турында методик тәкъдимнәр җибәреләчәк.
Нино Бугулова игътибарны контрольдән баш тартырга ярамавына юнәлтте, биремнәрне киметергә мөмкин, әмма үзгәртергә ярамый.
"Укытучылар укучыларның белем дәрәҗәсен анализларга, ә укучылар профиль сыйныфларына керү өчен контроль эшләр нәтиҗәләрен куллана алачак", - дип йомгак ясады Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле.