Авыл мәктәпләрендә эшләү өчен педагогларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Земский учитель" программасын тормышка ашыру бераз үзгәрешләр белән дәвам итәчәк. Федераль бюджетта аны 2023 ел ахырына кадәр финанслау каралган, дип хәбәр иттеләр узган чәршәмбе көнне Хөкүмәт сайтында.
Премьер-министр Михаил Мишустин үз карары белән әлеге проектка бүлеп бирелә торган субсидияләр бирү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте. Элегрәк, 2021 елның 2 мартында, программаны гамәлгә ашыру турында Михаил Мишустинның Барнаулда Алтай краеның урта мәктәпләре укытучылары белән очрашуында җентекләп фикер алышканнар иде.
Документ дәүләт ярдәме чараларын куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү схемасын гадиләштерә. Әгәр элек түләү алган укытучыларның билгеле бер процент өлешен исәпләргә кирәк булса, хәзер аларның һәр финанс елында факттагы санын күрсәтергә дә җитә. Субсидияләр, элеккечә үк, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм төбәк җитәкчелеге арасындагы килешү, түләү, шулай ук мәгариф оешмасы белән төзелгән хезмәт килешүе нигезендә бирелә.