Путин югары уку йортларының заманча кампуслары челтәрен оештыруны йөкләде

2021 елның 19 марты, җомга

РФ президенты Владимир Путин 2022-2030 елларда Россия югары уку йортларының заманча кампуслары челтәрен булдыруны йөкләде, дип хәбәр итә Кремльнең рәсми сайты.

"РФ Хөкүмәтенә 2022-2030 елларда Россия Федерациясенең өстенлекле һәм чик буе геостратегик территорияләренә кертелгән РФ аерым субъектларында урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларының заманча кампусларын булдыруны тәэмин итәргә һәм 2022 елның 1 декабренә кадәр шундый кампуслар булдыру буенча кимендә өч проектны гамәлгә ашыруга керешергә, шул исәптән югары белем бирүче мәгариф оешмаларының гамәлдәге объектларын капиталь ремонтлауны һәм реконструкцияләүне күздә тота", - диелә Россия студентлар көне уңаеннан вуз укучылары белән очрашу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән йөкләмәләр текстында.

Ул шулай ук Министрлар Кабинетына кампуслар булдыруга студентлар төзелеш отрядларын, шулай ук архитектура, төзелеш һәм реставрация программалары буенча белем алучы Россия югары уку йортлары студентларын җәлеп итүне йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International