Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиал) мәктәп каникуллары көннәрендә 11 сыйныф укучыларын онлайн-режимда үтәчәк мәктәпне тәмамлаучылар өчен язгы Олимпиада атналыгына чакыра.
Олимпиадалар математика, рус теле, татар теле, инглиз теле, җәмгыять белеме, тарих, биология, химия, ОБЖ фәннәре буенча уздырыла.
Олимпиадада катнашу ачык, ирекле һәм түләүсез булып тора.
Олимпиадада катнашу өчен www.abiturientruc.ru сайтында абитуриентының шәхси кабинетында теркәлергә кирәк.
Бөтен фәннәр буенча Олимпиада 2021 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән башлап 2021 елның 28 мартында 20.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) катнашу өчен ачык.
Олимпиадада җиңүчеләр һәм катнашучылар Казан кооператив институтына белгечлек буенча укырга кергәндә һәм әзерлек юнәлешендә өстәмә 5 балл алалар һәм укырга кергәндә өстенлекле хокукка ия булалар.